Лениногорскида түбән сулык янында ачык һавада Кыргызстаннан килүчеләр тамаша куя.
Алар канатта да йөри, зур көч таләп итүче күнегүләр дә күрсәтә. Кеше өстеннән җиңел машина да үтә.
6 яшьлек малайның 13 метр биеклектәге канатта йөрүе бар халыкны сокландырды.
9 яшьлек малайның авыр-авыр герләр күтәрүе дә шаккатырды.
Тамашалар 4 июньгә (4 июньне дә кертеп) була. 17.30 сәгатьтә башлана.
6+
Розалия Мостафина фотолары







Нет комментариев