Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Мәдәни мохит» проекты старт алды

Узган атнада Лениногорскида, Татарстанның тагын 8 шәһәрендә кебек, традицион рәвештә “Мәдәни мохит” проекты башланып китте.


Шәһәрнең берничә мәйданчыгында кичке якта чын-чынлап мәдәни мохит хакимлек итте, мәдәни тирәлек ял иттерде. 2016 елда “Татнефть” тарафыннан башланып киткән проектны җәй башлануга көтеп алалар. Әлеге проект барышында Татарстанның нефть төбәге булган шәһәрләрендә берничә мәйданчыкта мәдәни чаралар үткәрелә. Шунысын да әйтергә кирәк: бу мәдәни чараларда һәр яшьтәгеләр үзе өчен шөгыль таба.

Узган шимбәдә Лениногорскида да нәкъ шулай булды. Өч мәйданчыкта күңелле чаралар үтте. “Нефтьче” микрорайонында балалар мәйданчыгында алар өчен кызыклы, бай эчтәлекле программа каралган иде. Бәйрәм кәефе тудырырырга килүчеләрнең берсе – Никита әйтүенчә, бүген гадәти генә чара түгел, ә космик чара уздырачаклар. “Төп рольдә мин үзем һәм мультфильм герое – “Единорожка” (зур курчак) булабыз. Космик кичәдән соң крио-шоу белән балаларны шаккаттырачакбыз. Крио-шоу – ул сыек азот белән була, анда минус 196 градус. Димәк, кызу июнь кичәсен бераз салкынайтып алачакбыз”, - ди Никита.

Ул космик костюмнан иде, ерактан ук үзенә җәлеп итә. Никита һәм зур курчак –“Единорожка” балаларны бер тик тотмадылар. Интеллектуаль уеннар да булды, әйтик, ике командага бүленеп, зур формадагы пазллар җыйдылар, уеннар уйнадылар. Балаларның шатлыклы тавышы тынмады да.

Әйтергә кирәк, бу микрорайонда яшь гаиләләр, кечкенә балалар шактый, монда нефтьчеләргә тапшырылган йортларда яшиләр. Әнә Кавыевлар гаиләсе дә шундыйлардан. “Ирем Рушан “Лениногорскнефть”тә оператор булып эшли. Мин әлегә бала белән декрет ялында. Микрорайоныбыз бик ошый безгә, 2 яшьлек улым Раян белән балалар мәйданчыгына еш киләбез. Менә бүген дә монда ничек күңелле. Балаларга да кызык”, - ди яшь әни Алсу Кавыева.

Нефть монументы янында Мәскәүдән килгән “Фрикинг Аут” оркестры җыелган тамашачыларга ике гитарист җырлар белән мәдәни ял бүләк итте. Аларның һәрбер җырына халык кул чапты, “браво” дип кычкырды, биючеләр дә булды. Олы яшьтәге Розалия Абдулловна әйтүенчә, яшьлеккә кайткан кебек хис иткән үзен. “Артистларга, бу чараны оештыручыларга бары рәхмәт кенә әйтәм. Бүген миңа яшьлегем “кайтты”. Барлык җырлар да танылган: «Замечательный сосед», «Крутится, вертится шар голубой…» җырлары искиткеч”, - ди ул.

“Балерина” фонтаны янына саксофон көен яратучылар җыелды. Биредә “Мәдәни мохит” проектында Владислав Бакин чыгыш ясады. “Бүген халык яратып тыңлый торган көйләрне башкарам. «Любовь похожая на сон»,  «Зәңгәр томан» кебек җырлар – халык күңелендә”, - ди. Ул үзе –  Әлмәт музыка колледжы студенты. Узган ел “Мәдәни мохит”тә Әлмәттә чыгыш ясаган булса, быел исә Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Азнакайда булачак.

Алда әле “Мәдәни мохит” проекты кысаларында чаралар күп булачак. Социаль челтәрләрдә белдерүләрне карап барыгыз. “Татнефть” мәдәни яктан халыкны ял иттерергә алынган икән, моның югары дәрәҗәдә булачагына шик юк.

Тулырак "Заман сулышы" газетында

Сергей Трусов фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев