Лениногорскида полиция Кыш бабае кечкенә балаларны котлады
Ел саен Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан хокук сакчылары “Полиция Кыш бабае” акциясен оештыра. Башлыча, алар катлаулы социаль хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче малайлар һәм кызларны котлыйлар.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларны Кыш бабай һәм Кар кызы киемнәрендә елга бер генә тапкыр - Яңа елга санаулы көннәр калганда күреп була. Лениногорскиның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бәйрәм алды көннәрендә исәптә торган гаиләләрдәге балалалар янына кунакка килделәр. Әкият геройларының өйләрендә пәйда булуы балалар өчен дулкынландыргыч һәм шатлыклы вакыйга.
Балалар дәртләнеп Кыш бабай һәм Кар кызына бәйрәм киемнәрен, чыршы уенчыкларын күрсәтәләр, шатлыклары белән уртаклашалар, шигырьләр сөйлиләр. Шул арада кунаклар гаиләнең яшәү шартлары белән кызыксынырга, ата-аналар белән әңгәмәләр корырга да өлгерә.
Хәйрия акциясе кысаларында Кыш бабай һәм оныгы Кар кызы 40тан артык гаиләдәге 120 ләп кыз һәм малайны котлады, бүләкләр өләштеләр. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, катлаулы тормыш хәлендә калган гаилә балаларына шатлык өләшү, аларның бәхетле йөзләрен, елмаюларын, янып торган күзләрен күрү ул үзе бер могҗиза, авыр, ләкин бик мөһим хезмәтнең күңелле бер мизгеле булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев