Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Республика көнен билгеләп үттеләр, бәйрәмдә Илсөя кыздырды +фотолар

30 августта Лениногорскида Татарстан Республикасы көненә багышланган күп кенә чаралар узды, шул исәптән "Юбилейный" паркында "Җырлыйм сиңа, Татарстаным"дигән театральләштерелгән тамаша булды.

 

Иртә таңнан түбән күл амфитеатрында "Яшел фитнес" спорт чарасы узды, анда шулай ук һәвәскәрләр арасында пляж волейболы буенча беренчелек тә узды.

М. Горький исемендәге паркта волонтерлар, "Логос" үзәге, яшьләр үзәге белгечләре балалар өчен уен программасы әзерләделәр. Үзәк мәйданда төрле интерактив мәйданчыклары: үзмәшгульләр күргәзмәләре, квест-уеннар, ачык микрофон, рәсем фестивале, мастер-класслар, Казан шәһәре осталарының эшләнмәләре күргәзмәсе-сату оештырылды.

Кич белән "Юбилейный" паркында тантаналы өлештә район һәм шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләренә Лениногорск муниципаль районы Советының Рәхмәт хатлары һәм дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов халыкка мөрәҗәгать итеп, Республика көне - күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге, тынычлыгы һәм татулыгы, һәркайсыбызның туган ягыбызга булган мәхәббәте бәйрәме, дип билгеләп үтте.

Бәйрәмне махсус кунаклар – якташыбыз, татар эстрадасы йолдызы Илсөя Бәдретдинова һәм Казаннан килгән "Злачное место" ансамбле бизәде. Илсөяне карарга тамашачы бик күп килгән иде. Җырлары арасында ул Лениногорскины, аның халкын, үзенең районын нык яратуын, горурлануын, хөрмәт итүен белдереп торды. Әлеге концерт Илсөя һәм аның төркеменнән райондашларына бүләге булды.

Бәйрәм ахырында салют балкыды.

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2006742.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев