Лениногорскида ял көннәрендә +13 градус җылы һәм яңгыр явачак
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида ял көннәрендә +13 градус җылы һәм яңгыр явачак

Лениногорскида, шул исәптән Татарстанда һава торышы начарлана, дип кисәтә синоптиклар. 1 апрельдән 3 апрельгә кадәр республикада явым-төшемнең айлык нормасы яву көтелә.

1 апрель көнне Лениногорскида яңгыр явачак. Температура көндез +3, төнлә -2  градус булачак. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана.

2 апрельдә яңгыр явачак. Температура көндез +7, төнлә -3 градуска кадәр җитәчәк. 

3 апрель көнне, шулай ук яңгыр явачак. Температура көндез +14, төнлә +6 градуска кадәр җылы булыр, дип фаразлана.  

Киләсе атна башында тотрыксыз һава торышы саклана, шулай ук яңгырлар фаразлана. Чәршәмбедән аяз көннәр башланыр, дип фаразлана https://www.gismeteo.ru/weather-leninogorsk-11341/10-days/ сайтында. 


погода в лениногорске 1.04.2022 года

Нет комментариев