Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

60 ел бергә гомер итүче Арыслановлар гаиләсе: "Беребезгә - беребез кирәк"

1958 нче елда, хәрби хезмәт срогын тутырып, туган ягы - Аккүл авылына кайткан Әгъдәс Арысланов үз алдына тормыш планнары куйган, күптәннән аралашкан дусты белән чирәм җирләрне үзләштерергә китәргә ниятләгәннәр.

 Икесе дә ил өчен янып торган комсомоллар, икесе дә яңа гына армиядән кайткан, күңелләре тулы энтузиазм. “Безнең ул чорда туган җиребезне, шундагы тормышны яхшырту өчен ниндидер геройлык эшләргә омтылышыбыз зур иде. 1954 нче елда чирәм җирләрне күтәрү турында партия указы чыккач, комсомол юлламалары белән бик күп яшьләр шунда китте”,- дип искә төшерә Әгъдәс ага.

Бер атнадан алар иптәше белән Казахстанның Кустанай өлкәсенә юл тотканнар. Әмма сәфәргә чыгар алдыннан, яшь егет Әгъдәснең күңел түрендә урын алган бер очрашу булган. Әлеге дә баягы, шул ук дусты белән алар Лениногорскидагы киемнәр тегү артеленә сугылып чыгарга уйлаганнар. Әгъдәснең күзе артель коридорында утырган  матур кызга төшкән,  эх, ник китәм инде мин, менә бит нинди матур кыз, танышыр идем, өйләнер идем, дип уйлап куйган ул шул чагында. Әмма китәргә булгач, китәргә, ул дусты белән чирәм җирләргә юнәлеш алган.

      Киемнәр тегү артеле коридорында утырган чибәр кыз – Әкълимә, яңа гына мәктәпне тәмамлаган, Мортаза исемле артельнең каравылчысы һәм башка вак-төяк хуҗалык эшләрен башкаручы кешенең кызы, әтисе төшке ашка киткән вакытларда артельне сакларга кала торган булган.

       Бергә гаилә корып яши башлауларына 60 ел узса да, Әкълимә ханым белән Әгъдәс ага әлеге вакыйганы икесе дә хәтерләрендә саклыйлар. Шагыйрь сүзләре белән әйтсәң, бер очрашу – гомерлеккә  булган... .

 

Тулысы белән "Заман сулышы" газетыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев