Лениногорскида яшәүче гаилә "Суперсемейка" фестивалендә катнашып, 30 мең сум отты
Шәһәрнең Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында «Суперсемейка» кышкы фестивальнең финалы узды. Акчалата бүләк өчен биш гаилә көрәште.
Һәр гаилә каршылыклы трассаны вакытка узды, аннары тартмадан киез итекләр ыргытты, «Крокодил» уенындагы сүзләрне белергә тырышты.
Фестивальдә катнашучы гаиләләр бердәм һәм тату булуларын күрсәтте. Конкурс биремнәрен барысы да үти алды, Әмма Денис, Гүзәл һәм Данил Зориннар җитезрәк булды. Алар төп бүләк — 30 мең сум акча отты. Икенче урынны Хөсәеновлар гаиләсе, өченче урынны Плоховлар алды.
Барлык катнашучыларга да Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев