Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче Таһир бабайга йөз яшь тулды

Шәһәребезнең Тукай урамында яшәүче Таһир Хәбибулла улы Хәбибуллинга йөз яшь тулды. Аны бер гасырлык юбилее белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, 9 нчы ТОС рәисе урынбасары Гөлнара Зәйдуллина һәм "Благоустройство"ның ветераннар советы рәисе Вера Вуколова килгән иде. Юбилярга Россия һәм Татарстан Презиндентларыннан килгән Рәхмәт хатлары, бүләккә юрган-мендәрләр тапшырылды, изге...

Шәһәребезнең Тукай урамында яшәүче Таһир Хәбибулла улы Хәбибуллинга йөз яшь тулды. Аны бер гасырлык юбилее белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, 9 нчы ТОС рәисе урынбасары Гөлнара Зәйдуллина һәм "Благоустройство"ның ветераннар советы рәисе Вера Вуколова килгән иде.
Юбилярга Россия һәм Татарстан Презиндентларыннан килгән Рәхмәт хатлары, бүләккә юрган-мендәрләр тапшырылды, изге теләкләр юлланды.
Таһир абый бик позитив кеше, кунакларны елмаеп каршы алды:
- Аллаһы Тәгалә сезгә гомернең минекеннән дә озынын насыйп итсен. Минем хәлләр әйбәт, шөкер итем яшим, - дип сөйләп алды.
Ул тумышы белән Әлки районыннан, безнең шәһәргә 1953 елда күченеп килгән, озак еллар "Төзекләндерү" җәмгыятендә эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев