Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче тыл хезмәтчәннәре юбилейларын билгеләп үттеләр

Шәһәребездә яшәүче хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Малеина Зинаида Федор кызы һәм Назарова Бибинур Кыям кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

 

Зинаида Федоровна 1931 елда Тверь өлкәсе Буденовка авылында туа. 1959 елда 18 яшендә Лениногорскига күченеп киә һәм район үзәк хастаханәсенә эшкә урнаша. Ленинград медицина университетын тәмамлаганнан соң терапевт булып эшли, хастаханә мөдире һәм баш табиб була. Пенсия яшенә җиткәннән соң да,  озак еллар туган коллективында эшли. Ике баласы бар, ә кызы табиблар династиясен дәвам итә.

Зинаида Федоровна - Лениногорск шәһәренең Мактаулы гражданины. Аны район башлыгы Рәгать Хөсәенов телефон аша аны юбилее белән котлады, сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Бибинур Кыям кызы Зәй районында туа, 1955 елда Лениногорскига килә. КРС та маляр булып эшли. Аның дүрт баласы, 10 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.

Юбилярларны 6 нчы һәм 12 нче ТОС вәкилләре, район үзәк хастаханәсенең профком рәисе Зөлфия Могыйнова котлады.

Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова ветераннарга хезмәт батырлыгы өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм озын гомер, тыныч күк йөзе теләде. Ул шулай ук РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын да тапшырды.

https://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2027580.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев