Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде

Исерек хәлдә руль артына утырган тагын бер лениногорскилы машинасыннан колак какты.

Моннан бераз вакыт элек исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүе өчен административ җәза алган 46 яшьлек ир-ат тагын шуны кабатлаган. Алкогольле эчемлек кулланганнан соң үзенең «Лада Калина» автомобиленә утырып янә юлга чыккан. Әмма бу юлы эш тагы да катлаулана төшкән: ул Chery Tigo машинасына бәрелеп авария ясаган.

Лениногорск прокуратурасы руль артында янә исерек килеш тотылучыга карата дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ир кешене РФ Җинаять кодексы 264.1 маддәсенең 1 нче өлеше — исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткәне өчен административ җәзага тартылучының, кабат исерек хәлдә руль артына утыруында гаепле дип тапты.

Суд утырышында лениногорскилы үзенең гаебен таныды. Лениногорск суды аны 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте һәм 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Шуңа өстәп, аның автомобиле дә җинаять кылу чарасы буларак, дәүләт файдасына конфискацияләнде.

Карар әлегә законлы көченә кермәгән, шикаять бирелергә мөмкин.

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев