Лениногорскилы Фатыйма әби Абсалямовага 90 яшь тулды (фотолар)
Шушы көннәрдә шәһәрдәшебез, тыл хезмәтчәне Фатыйма Мөхәммәтвәли кызы Абсалямовага 90 яшь тулды.
Бик күп авырлыклар кичергән, тормышның ачысын-төчесен татыган әби, язмышына рәхмәтле булып, шөкерана кылып яши.
- Мине догаларым яшәтә, авыр чакларда алар көч бирә, - ди юбиляр.
"Водоканал" оешмасында хезмәт куйган Фатыйма әби күптән лаеклы ялда. Улы Рим һәм килене Рәйхана тәрбиясендә, кадер-хөрмәтте яши.
Юбилей көнне Фатыйма әби Россия Президенты Владимр Путиннан Котлау хаты, җирле администрациядән бүләк алды. Аларны 6нчы ТОСС рәисе урынбасары Наталья Копылова тапшырды.




фото: Зилә Мөдәррисова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев