Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы тыл хезмәтчәне Тәгъзимә әби Хасаньяновага 90 яшь (ФОТОЛАР)

90 яшендә дә тән сихәтлегенә куанып, тыныч һәм имин тормышка сөенеп яши тыл хезмәтчәне Тәгъзимә Ризатдин кызы Хасаньянова. 

 Бәйрәме белән котларга килгән кунакларны үз туганнарыдай якын итеп, ачык йөз белән каршы алды юбиляр.
-    Күңелем һич ышанмый әле 90 яшем тулуга, - дип шаяртып та алды, Россия Федерациясе Президентының шәхси котлавын, район башлыгы Рәгать Хөсәеновтан истәлекле бүләк кабул иткәндә.
Тәгъзимә Хасаньянова тумышы белән Сарабиккол авылыннан. Гаиләрендә икенче бала булып туа. Әтиләре  сугышка киткән җиреннән әйләнеп кайтмый. Унике яшеннән колхозда төрле эшләрдә эшли,  чөнки аның яшүсмер чагына авыр сугыш елларына туры килә.
Бүген исә  юбиляр кызы  Дания, кияве Назыйф Махияновларда яши. Улы Дамир да әнисенең хәлен һәрвакыт белешеп тора. Дүрт оныклары да әбиләрен хөрмәт итә. Унберенче сыйныфта  укучы оныгы Диана Махиянова әбисенең туган көне уңаеннан матур торт та пешергән. 
Тәгъзимә әбине туган көне  белән котларга күршесе Мөхлисә Шайдуллова, юбилярның якын туганнары Галия һәм Минаҗетдин Аюповлар  килгән иде.
Барчасы да  Тәгъзимә әбигә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы  һәм бәхетле картлык теләде. 
 

фото: Зилә Мөдәррисова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев