Лениногорскилы йорт түбәсендә җыештырылмый калган төзелеш чүп-чарына зарланды
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы йорт түбәсендә җыештырылмый калган төзелеш чүп-чарына зарланды

Лениногорск кешесе “Лениногорский журнал” ВКонтакте сәхифәсенә шәһәрдәге Садриев урамында йортта түбәдә җыештырылмый калган чүп-чар турында хәбәр итә.



“Садриев урамы, 52нче йорт түбәсендә менә берничә ай түбәдә чүп-чар өелеп ята. Минем тәрәзәдән шулай күренеп тора”, - ди ул.
Лениногорск Башкарма комитеты әлеге шикаятьне  "Центр ЖКХ и С” җәмгыятенә җибәрә.

Әлеге мөрәҗәгать буенча шушы территориягә хезмәт күрсәтүче “Жилсервис” оешмасы йорт түбәсеннән төзелеш чүп-чарларын җыештырып ала.
Төзекләндерү буенча сораулар булса, Башкарма комитетка мөрәҗәгать итә аласыз. 8(85595) 5-06-12 (приемная).


Нет комментариев