Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар авылда туризмны һәм эшмәкәрлекне үстерү буенча укуларда булып кайтты

Күптән түгел Балык Бистәсе районында авыллардагы яшь эшмәкәрләр өчен ике көнлек укулар оештырылды, анда Лениногорск районыннан да катнаштылар.

 

“Предпринимай” проектында  Яңа Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Регина Мөхәмәтшина һәм “Дружба” лагеры директоры Раушания Корноухова катнаштылар. Бирегә республиканың 30 районыннан килгән эшмәкәрләр авыл җирлекләрендә бизнес белән туристик эшчәнлекне ничек бергә алып бару юлларын сөйләштеләр, фикерләштеләр.

“Мондый төрдәге укулар, әлбәттә, файдага гына. Авыл җирендә үз эшеңне ачкач, аны үстерергә дә кирәк бит әле. Укуларда эшмәкәрләр өчен катлаулы булып тоелган сорауларга җаваплар алдык. Туристлык эшчәнлеген башлап җибәрү, туризмда уңышка ирешү буенча да киңәшләр, тәкъдимнәр әйтелде. Безнең дә җирлегебездә туристлык эшчәнлеген башлыйсы килә. Районга туристларны җәлеп итәсе иде. Үзебез өчен күп төрле файдалы мәгълүмат алдык”, - ди Регина ханым.

Алар Балык Бистәсендә укулар вакытында балык заводына барганнар, анда ярымфабрикатлар да ясыйлар икән. “Без дә балык бургеры ясап карадык”, - ди Регина Әсгатовна. Шулай ук катнашучыларны “Кыргый ферма” эко-паркка алып барганнар. Монда Татарстанда сирәк очрый торган тимгелле боланнар һәм мараллар яши. “Боланнар өчен бик яхшы шартлар тудырылган, Алтайдан 7 ел элек алып кайтканнар. Ел саен боланнарны табигатькә чыгарып җибәреп торалар. Парк тирәсендә зирек агачлары үсеп тора. Бик матур анда”, - дип сөйли Регина Мөхәмәтшина.

Әлбәттә, авыл башлыгы буларак авылда эшмәкәрлек өчен кирәкле тәкъдимнәрне үзенә сеңдереп кайткан, башкаларның тәҗрибәсен өйрәнү кирәкле эш, ди. Яңа Чыршылы авылында Раушания Корноухованың үз бизнеслары бар. Алар сыр ясау, кош-корт җитештерү, аның итен эшкәртү белән шөгыльләнәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев