Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар "Җиңү диктанты" патриотик акциясендә катнаштылар

Шушы көннәрдә Лениногорскиның 6 нчы урта мәктәбе Халыкара патриотик акция мәйданына әверелде. Биредә "Җиңү диктант"ы яздылар.

Әлеге акция Бөек Җиңү көне алдыннан бөтен ил буенча өченче тапкыр үтә. “Җиңү диктант”ын, хәтта бөтендөнья акциясе дип атарга да мөмкин булыр иде, чөнки бу диктантта сиксәннән артык ил катнаша. Лениногорскида “Җиңү диктант”ын  бу юлы 50 кеше язды. Аларның 36 сы – югары сыйныфларда укучы балалар, 7 се – гомуми белем бирү мәктәбе мөгаллимнәре, ә тагын 7 кеше – хәрби комиссариаттан иде. Аларның барысын да илебез тарихы, Бөек Ватан сугышы, Бөек Җиңү белән чын мәгънәдә кызыксыну, аны төгәл-бөтен килеш  саклап, буыннардан – буыннарга җиткерү теләге берләштергән иде. “Җиңү диктант”ы – дөрес итеп яза белүне генә күрсәтү чарасы түгел, асылда ул – илебезнең якты киләчәге, тыныч тормыш, бәхетле балачак хакына үз-үзләрен аямыйча көрәшкән геройларыбызны онытмау, Бөек Җиңүнең  олы мәгънәсен тамчы да киметмичә хәтердә саклау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев