Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 13 ноябрьдә Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатларында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык өчен «Кайнар линия» үткәрә.
«Кайнар линия» эшендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, «ТР ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү региональ үзәге» НП, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «ТР Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге» вәкилләре катнашачак.
Консультация вакыты: 09.00 дән 17.00 гә кадәр. «Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.
Нет комментариев