Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар пешергән коймакны Кемеровода бик яраттылар (фотолар)

Безнең район Кемеровода Халыкара шахтерлар Сабан туен оештыруда катнашты. Бәйрәмгә Россия төбәкләре һәм чит илләрдән 200ләп татар шахтеры килгән иде, өлкәдә яшәүче халык җыелды.

Ишегалдында мичкә хәтле ясап куйганнар, чын мич. Сарабикколдан Гүзәл һәм Миләүшә ханымнар, пешереп күрсәттеләр дә соң коймакны!  Мичтә беренче таба коймак пешеп чыгу белән, күз ачып йомганчы чират тезелде, пешкәнен көтеп торып  ала тордылар. Чират яңгыр яуганда да таралмады.

Ахырдан санап караганнар,  ул көнне якынча 138 таба коймак пешергәннәр,12 килограмм он, 20 йомырка, 1 килограмм чүпрә киткән. “Без коймакны шулхәтле яратып алырлар, дип уйламаган идек. Мичкә шаккаттылар инде, бу чынмы соң дип, килеп-килеп карадылар. Аларны элеккечә борынгы ысул белән пешерелүе шаккаттырды. Тумышым белән Азнакай, Мөслим якларыннан мин, безнең әбиләр шулай пешерә иде, дип истәлекләре белән уртаклашучылар булды”, - ди Гүзәл Рәисовна.

Алсу Миннебаева

Лениногорскилыларның Кемерово Сабан туен гөрләтүе хакында "Заман сулышы" газетында тулысынча укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев