Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар сәламәтлеккә таба ун мең адым ясады (+фотолар)

Җәяү йөрүнең сәламәтлеккә уңай йогынтысы һәркемгә билгеле.

Бу турыда табиблар да үзләренең катгый фикерләрен әйтте инде. Ул гына да түгел 2014 нче елдан алып Халыкара йөрү көне кысаларында Бөтенроссия йөрү көне үтә. Лениногорскилылар да  бу акциядән читтә калмыйлар.

Узган якшәмбе көнне шәһәрнең түбән күле буенда  шушы көнгә багышланган “Тормышка таба 10мең адым” дигән Бөтенроссия акциясе узды.

Бу сәламәтлек чарасында катнашырга теләгән һәркем күл буендагы амфитеатр янына җыелды. Җәяүләп йөрү  акциясе шуннан старт алды.

Барлык катнашучылар  күл тирәсен ике тапкыр йөреп әйләнеп үттеләр. Чара бик җанлы һәм җиңел генә барды. Шулай булса да финиш сызыгына беренче булып килеп җитү көндәшлеге булмый калмады, билгеле. Ә финишта исә һәр катнашучыны кайнар чәй һәм тәм-томнар белән каршы алдылар.

Иң беренчеләрдән булып килгән 12 йөрешчегә дипломнар да тапшырылды.

Әлеге чараны Лениногорскиның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе оештырган иде.

Катнашучыларны идарә җитәкчесенең урынбасары Светлана Илюхина сәламләде. Барлык катнашучылар да канәгать калдылар, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 10 мең адым 10 тысяч шагов