Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар татарча диктант язачак

19 октябрь көнне 13:00 сәгатьтә бөтен дөнья “Татарча диктант” акциясендә катнашачак. Әлеге акциядән лениногорскилылар да калышмаячак.

Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

Лениногорскида шәһәр һәм район мәктәпләре базасында 30лап мәйданчык эшләячәк, диделәр Мәгариф идарәсендә.

Татарча диктант быел дүртенче тапкыр үтәчәк.
 2018 елны акциядә 28 ил, Россиянең 40тан артык төбәге, барлык ТР районнары һәм Казан шәһәреннән берничә вуз, мәктәп катнашты; ⠀

Узган елны барлыгы 10 000 кеше катнашты.

Дөньядагы барлык мәйданчыклар адреслары http://diktant.tatar/ сайтында урнаштырылган.

Кичә генә "Татарча диктант" акциясе вакытында язылачак дип хәбәр ителгән әсәрнең башка авторның әсәре белән алмаштырылганы билгеле булды.

"Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстанда яшәүчеләр Фәүзия Бәйрәмованың "Болын" әсәреннән өзек язылачак дип хәбәр ителгән иде. 

Бөтендөнья татар форумы рәисе

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/17/195514/

  Бөтендөнья татар форумы рәисе Ленария Мөслимова хәбәр итүенчә, аны Роберт Миңнуллиннның "Мин кулыма китап алам" әсәре белән алмаштырганнар.

"Филологлар белән бу күбрәк туры килә дигән нәтиҗәгә килдек", - диде Ленария Мөслимова.

Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен Газиз Мөхәммәтшинның "Саумысыз, аккошлар!" әсәреннән өзек язачаклар дип хәбәр ителгән иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев