Ул 29 гыйнвар көнне 8нче мәктәпнең актлар залында узды.
Анда ТОСС рәисе урынбасары Лиана Габидулина, "ЖилСервис" җәмгыяте директоры Олег Баштанов, участок уполномоченные Илнур Мортазин чыгышларын тыңлады.
Балаларның мәктәптән тыш вакытларын уздыру турында 8нче мәктәп директоры Елена Сергеева сөйләп узды.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов башкарылган эшләр, дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды.
Чыгышының азагында Рәгать Хөсәенов 11нче ТОСС микрорайоны активисты Ләйлә Гыймранованы бүләкләде.
Лиана Габидулина
фото:Зилә Мөдәррисова
















Нет комментариев