Лениногорскиның алдынгы, актив укучыларын район башлыгы чыршысына җыйдылар
Иң актив, тырыш лениногорскилылар район башлыгы чыршысында катнашты.
Район башлыгының Яңа ел чыршысы шушы көннәрдә узган иң төп бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Быел ул чикләүләр белән, ләкин шулай да бик күңелле узды.
Уку алдынгылары, яшь спортчылар, артистлар, балалар иҗтимагый оешмалары активистлары, балалар йортында тәрбияләнүчеләр бу көнне бер залга җыелды. 350 иң өлгер, тырыш малай һәм кыз бәйрәмдә район җитәкчелеге тарафыннан котлаулар кабул итте. Барлыгы исә район башлыгы бүләкләрен 750 бала алырга тиеш иде.
Мәдәният сараенда узган Яңа ел чыршысы бәйрәмен Роспотребнадзор таләп иткән барлык чараларны үтәп оештырдылар. Тамаша өч тапкыр куелды. Беренчесе сәгать тугызда, икенчесе көндезге уникедә, өченчесе сәгать өчтә булды. Аларның һәркайсы башланыр алдыннан район башлыгы Рәгать Хөсәенов җыелган балаларны котлап, ныклы исәнлек, зур бәхетләр, барлык юнәлешләрдә дә уңышлар теләде. Шуннан соң Бөгелмә Дәүләт драма театры артистлары яшь лениногорскилыларга “Яңа ел әкияте” дип исемләнгән тамаша күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев