Лениногорскиның "Дружба" лагеренда Сабантуй узды (ФОТОлар)
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның "Дружба" лагеренда Сабантуй узды (ФОТОлар)

17 июнь көнне "Дружба" балалар лагеренда Сабантуй гөрләде.

Балалар капчык киеп йөгерде, чүлмәк ватты, аркан тартты һәм башка халык уеннарында бик теләп катнашты.

Соңыннан концерт та булды: катнашучылар җырладылар, шигырь сөйләделәр, татар биюендә ярышты.

"Дружба"да бәйрәм күңелле үтте, чын Сабантуйдан калышырлык булмады.

фото:http://leninogorsk.tatarstan.ru


Нет комментариев