Лениногорскиның "Исток-Башлангыч" үзәге чыршы янында бәйрәм уздырды
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның "Исток-Башлангыч" үзәге чыршы янында бәйрәм уздырды

Яңа ел бәйрәме алдыннан муниципаль учреждение хезмәткәрләре кызыклы чаралар уздыра.

25 декабрь көнне үзәк чыршы янында "Исток-Башлангыч" социаль хезмәт күрсәтү үзәге уен-тамаша үткәрде.

Зурлар һәм балалар саф һавада уеннар уйнады, кечкенәрәкләр Кыш бабайга шигырьләр сөйләде, аңардан бүләк тә алды.

Үзәк лениногорскилыларны Яңа ел бәйрәмнәре белән котлый.


 "Исток-Башлангыч" үзәге


Нет комментариев