4 декабрьдә «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге директоры Елена Әхмәдҗанова Татарстан Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләрен алу өчен XV ачык республика конкурсының лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанаcында катнашты. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин рәислегендә узды.
Лениногорск шәһәренең «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен бирү Советы карары белән «Эшлекле камиллек» номинациясендә сыйфат өлкәсендәге уңышлар өчен Совет грамотасы белән бүләкләнде.
Фото: "Исток-Башлангыч"
Нет комментариев