Бүген мэриядә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсен күңелле мизгелдән башладылар. Лениногорскиның Иҗтимагый советы рәис Евгений Благодаровны котладылар.
Республикада беренче тапкыр Татарстан муниципаль берәмлекләренең иң яхшы Иҗтимагый советы конкурсы уздырылган. Ул өч этаптан торган һәм җиңүчеләрне өч номинациядә билгеләгәннәр.
Лениногорск Иҗтимагый советы үз номинациясендә өченче урынга лаек була һәм Советның рәисе Евгений Благодаровка Татарстан Иҗтимагый палатасының Дипломы тапшырыла.
Ксения Волкова фотосы
Нет комментариев