Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре республика буенча иң яхшылар рәтендә

Республикада игълан ителгән “Елның иң яхшы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе” бәйгесенә йомгак ясалды.

Йомгаклау тантанасы республика Милли китапханәсендә 14 нче апрельдә булды.

Лениногрскиның җәмгыять  үзидарәләре  республикада иң алдынгылар дип табылды. Аларның  алтысы  грантлар бәйгесендә дә катнашкан иде – барысы да җиңүгә иреште.

Беренче урынны Наталья Копылова җитәкләгән 6 нчы һәм Ольга Зотова җитәкчелегендәге 9нчы җәмгыять үзидарәләре яулады.

4 нче, 3 нче  үзидарә советлары икенче булды. Аларның җитәкчеләре Мария Ермолаева һәм Светлана Нуриева.

Ә Анна Федотова җитәкләгән – 7 нче, Рената Куряшованың -11 нче җәмгыять үзидарәләре  өченче урынга чыктылар. Барысы да грантларга лаек булдылар.

Әлбәттә, грантларны  алар үзләре җитәкләгән  җәмгыять  үзидарәсе тормышына кагылышлы планнарын тормышка ашыруга тотачак.

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев