Әтиләр көне алдыннан Лениногорскида Яшьләр үзәгендә ачыктан-ачык сөйләшү узды.
Сөйләшүнең катнашучылары - политехник колледж, музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжы, нефть техникумы студентлары иде.
Яшьләр үзәге директоры Елена Демакина барлык катнашучыларны сәламләде. Әтиләр көненең әһәмиятен әйтеп узды.
Әлеге чараның спикерлары - көньяк-көнчыгышның Әтиләр советы җитәкчесе Фәнис Нәбиуллин, 4нче мәктәп директоры, Лениногорскиның Әтиләр советы җитәкчесе Юрий Гаврилов һәм туризм станциясен оештыручы Руслан Гиматдинов .
Сөйләшү барышында гаиләнең эчке мөнәсәбәтләре, энергия чыганагы, вакытның кадерен белү кебек темаларга кагылдылар.


Нет комментариев