Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның үзәк мәйданында 258 чыгарылыш укучысы өчен тантаналы кичә узды (+фотолар)

11 нче сыйныфны тәмамлаучы 258 укучы олы тормышка – ачышлар, казанышлар һәм яңа мөмкинлекләр дөньясына аяк басты.

Аларның шатлыгын уртаклашырга бәйрәмгә укытучылары, әти-әниләре, әби-бабалары да килгән. 

Мәктәпне тәмамлаучы егет-кызлар матур итеп киенгән, йөзләрендә шатлык нуры балкый, яншәләрендә әти-әниләре һәм сыйныф җитәкчеләре – болар барысы да иң бәхетле мизгелләр һәм зур дулкынлану белән үрелгән шатлык хисләре. Тиздән алар иң кадерлеләре яныннан очр кош сыман очып китәчәкләр. 

Чыгарылышларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин котлады. Алар укучыларга теләгән уку йортларына укырга кереп, шәһәр һәм районның лаеклы ул-кызлары булуларын теләделәр. 11 ел буена укыткан укытучыларына рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Шулай ук балалары янәшәсендә һәрвакыт терәк булып торган әти-әниләргә рәхмәтләр әйттеләр.

Мәгариф идарәсе быелгы чыгарылышларның уңышлары белән горурланып чыгыш ясады. Быел 38 укучы – “Укуда аерым уңышлары өчен” медаленә лаек булды. “Сез – безнең горурлык”, - диде Вагиз Самиуллович.  

2нче мәктәптән бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшыручы өч укучы киләчәктә дә сынатмас. Аларның берсе – химия фәненнән Трофимова Арианна, ә рус теленнән - Гобәйдуллина Айзилә һәм Назирова Виктория. 

Вагиз Санатуллин әйтүенчә, 25 укучы – рус теле фәненнән 90нан югарырак балл җыйган, 15 укучы – профиль математикадан 80нән югарырак балл җыйган.    

Аннан соң район башлыгы һәм Мәгариф идарәсе җитәкчесе укуда аерым уңышларга ирешкәнннәргә медальләр тапшырдылар. Чыгарылыш укучылары, башларын горур тотып, кызыл келәмнән атлап, үзәк мәйдан түренә үттеләр.

Быел бәйрәм тантанасын Чыгарылышлар үзләре алып барды.

Соңыннан исә чыгарылышлардан бүләк - вальс биюе.

Розалия Мостафина тексты

Рамия Гарифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев