Әлмәттә «Панорама» сәүдә үзәгендә шартлаткыч турында шалтыратканнар
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлмәттә «Панорама» сәүдә үзәгендә шартлаткыч турында шалтыратканнар

Бу хакта хәбәр иткән ир тоткарланган инде.

13 гыйнварда Әлмәт полициясенә билгесез ир-ат шалтыратып, «Панорама» сәүдә үзәгендә шартлаткыч җайланма урнаштырылуы турында хәбәр итә, дип яза "Әлмәт таңнары".

Шуның аркасында 1000гә якын кеше эвакуацияләнде. Соңрак «Панорама» сәүдә үзәгендә  1000 түгел, ә 100 кешене эвакуацияләгәннәр, дип ачыкладылар.

Бинаны кинологлар һәм полиция хезмәткәрләре карады. Шартлаткыч җайланмаларның бернинди билгеләре дә табылмады.
Шалтыратучыны тоткарлыйлар. Хәзерге вакытта тикшерү процедуралары үткәрелә.
 

 http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/50611


Нет комментариев