Ләйсән Мәхмүтова: «Әни кинәт кенә китмәде...»
Исламия Мәхмүтованың кызы, җырчы Ләйсән Мәхмүтова тамашачыларга видеомөрәҗәгать яздырган. «Менә шулай китеп баралар инде, кыр казлары артыннан...» – дип башлады сүзен җырчы
Күптән түгел РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова арабыздан китте. Яраткан актрисаның үлемен тамашачылар да бик авыр кичерде. Соңгы елларда Исламия Мәхмутованың көчле авыру белән көрәшүен дә күпләребез белмәде.
Бу хакта бик күп сораулар килгәнгә күрә, актрисаның кызы, җырчы Ләйсән Мәхмүтова тамашачыларга видеомөрәҗәгать яздырган. «Менә шулай китеп баралар инде, кыр казлары артыннан...» – дип башлады сүзен җырчы.
«Әни кинәт кенә китмәде. Ул авырый иде. Авырса да, «Яшим әле!» дип яшәде. Бирешмәскә тырышты. 8 ноябрь көнне ул әле театрга килгән иде. Кызганычка каршы 1 декабрьдә аның инде хәле бик авыр иде. Аны без үзебез генә белдек. Ләкин туган көн – туган көн булып калсын өчен, барлык социаль челтәрләрдә әниебезне бәйрәме белән котлап яздык. Ә инде 3 декабрьдә китеп тә барды...
Безнең әни бик бәхетле кеше, чөнки халыкның мәхәббәте, халыкның хөрмәте аңа яшәргә көч бирде. Сезнең мәхәббәтегез әнине яшәтте. Һәм ул мәхәббәтнең әле миңа да, апама да өлеше тиде. Рәхмәт сезгә!
Кызганычка каршы, бернәрсә дә бездән тормый. Барысын да Ходай бирә! Элек әни өчен сезнең чәчәкләрегез бүләк булса – хәзер инде догаларыгыз бүләк булыр. Онытмагыз аны», – дип шушы авыр хәсрәтне мәрхүмәнең якыннары белән бергә кичергән актрисаның тугры тамашачыларына рәхмәт сүзләрен җиткерә Ләйсән Мәхмүтова.
Алсу Габдуллина
http://baltaci.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/lysn-mkhmtova-ni-kint-ken-kitmde
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев