Мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия хор һәм вокаль коллективлар бәйгесе үткәрелә
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия хор һәм вокаль коллективлар бәйгесе үткәрелә

Россия Мәгърифәт министрлыгы, Мәдәният министрлыгы белән берлектә, Бөтенроссия хор һәм вокаль коллективлар бәйгесен үткәрә. Максаты – балалар арасында хор хәрәкәтен үстерү, вокаль-хор белән җырлау культурасын үстерү.

Бәйге номинацияләре:

– “Яшьлек җырлары” мәктәп хоры. Номинациядә барлык төрдәге хор коллективлары (катнаш хор, малайлар хоры, кызлары хоры) катнашырга мөмкин. Хорда катнашучылар яше – 7дән18 яшькә кадәр.
– “Мин, әни, әти, әби һәм бабай: яраткан җыр: буыннар элемтәсе”. Мәктәпләрнең укучылар коллективлары һәм аларның гаиләләре әгъзалары өчен. Яше чикләнелмәгән. Катнашучылар саны, музыка коралларында уйнаучылардан тыш, 3 һәм аннан күбрәк кеше тәшкил итә.
– “Музыкаль калейдоскоп” вокаль коллективы. Номинациядә төрле жанр һәм стильдә җырлаучы мәктәп укучылары катнашырга мөмкин. Катнашучыларның яше – 7дән18 яшькә кадәр.
Җиңүче финал этабы нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә сайланачак. Бәйне турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән Россия Мәгърифәт министрлыгы сайтында (https://edu.gov.ru/) танышырга мөмкин.

https://vatantat.ru/2022/09/91734/

https://photo.tatar-inform.ru/


Нет комментариев