Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марат Сафиуллин: Без үзебезне сөт, сыер һәм кош ите белән тулысынча тәэмин итәбез

Татарстанның элеккеге икътисад министры Марат Сафиуллин республикада авыл хуҗалыгы продукциясе белән эшләр ничек тора дигән сорауга җавап бирде. «Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьмин белән «Галстуксыз интервью»да ул шундый фикерен белдерде.

Аның сүзләренчә, республика үзен һәм якын-тирә территорияләрне сөт, сыер һәм кош ите кебек продукция белән тулысынча тәэмин итә.

«Без үзебезне һәм якын-тирә территорияләрне сөт, сыер һәм кош ите кебек продукция белән тулысынча тәэмин итәбез. Бу – безнең фермерлар өчен өстәмә мөмкинлек. Хәзер базарга чит ил кешеләре килде, чөнки теге чакта арзан торган Россия валютасы алар өчен файдалы һәм чит илдән кергән теләсә кайсы товар җирле продукциядән арзанрак тора иде», - дип ачыклык кертте Сафиуллин.

Ул Төркия помидорларының җирле «Майский» помидорларыннан арзанрак торуын икътисади нонсенс дип атады. Сафиуллин без икътисади «блэкаут»тан һичшиксез чыгачакбыз дип белдерде.

«Җирдә халык саны арта, аңа азык-төлек һәм су һәрвакыт кирәк. Бу – иң төп актив, шунлыктан әгәр хәзер кешеләр нәрсә эшләргә дип уйлый икән, бүген нәкъ менә шул актуаль булачак. Өстәвенә, хәзер моның белән төбәк яки ил масштабларында шөгыльләнү файдалы булса, соңрак бу глобаль планда да актуаль булачак», - дип ачыклык кертте ул.

https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/12-03-2022/marat-safiullin-bez-zebezne-s-t-syer-m-kosh-ite-bel-n-tulysyncha-t-emin-it-bez-5851182

https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: азык-төлеккә бәя продукты питания