Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәеттән исән кешегә коронавирус йогамы?

Вирус кешенең тәнендә калырга мөмкин.

 

Бүгенге көндә яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән кешеләрне күмгәндә бернинди дә махсус куркынычсызлык чаралары юк. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина  шулай дип белдергән.

«Аларны гадәти шартларда җирлиләр, бу ябык табут түгел, йөзләрен дә капламыйлар, моңарчы гамәлдә булган барлык кагыйдәләр дә үтәлә. Бер генә нәрсә бар – мәрхүмгә якын килмәвең хәерле, аны кочакларга һәм үбәргә киңәш ителми», — дип искәртте республиканың баш санитар табибы.

Марина Патяшина вирусның сулыш алган вакытта һава-тамчы юлы белән йогуын аңлатты. Кешене җирләгән вакытта инфекция эләктерү куркынычы юк, әлбәттә. Шулай да вирус кешенең тәнендә калырга мөмкин, шунлыктан мәеткә кагылмаска кирәк.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/mettn-isn-kesheg-koronavirus-yogamy

https://tatar-today.ru/2021/10/68805/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев