Мичуринда Көзге балда егетләр кызларны күтәреп йөргән, кызлар егетләрне бизәндергән
Мичурин клубында шимбә кичәсе күңелле узды, "Көзге бал" бәйрәме үткәрелде, дип яза китапханәче Сания Вахитова.
Бәйрәм булачак зал матур итеп бизәлгән. Көзге балда төрле конкурс-ярышлар үткәрелгән. Анда катнашучылар көз турында шигырьләр сөйләгән, командаларга бүленеп, уеннарда катнашканнар.
"Кичә бик күңелле. ямьле узды. Катнашучыларга бик зур рәхмәт. Барысы да иҗади яктан оста икән. Талантларын күрсәттеләр", дип язалар.
Фотолар: авыл клубыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев