Михаил Мурашко: "Бүгенге көндә даруларга бәйле вәзгыять тотрыклы"
Санкцияләр чорында дару һәм медицина әйберләре белән тәэмин итүдә тотрыклылыкны арттыру өчен ведомствоара эшче төркем төзеләчәк.
Тиешле карар Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында узган киңәшмәдә кабул ителде. Анда сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Финанс министрлыгы, Монополиягә каршы федераль хезмәт, һәм Росздравнадзор вәкилләре, экспертлар катнашты.
- Бүгенге көндә даруларга бәйле вәзгыять тотрыклы. Илдә шактый күләмдә дару препаратлары запасы тупланган, - Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде. - Федераль үзәкләштерелгән сатып алулар өлешендә даруларның еллык күләменең 85% ы яраклаштырылган. Кайбер препаратлар буенча без элегрәк 2-3 еллык контрактлар төзүгә күчтек, бу тәэмин итүнең тотрыклыгына ышаныч бирә. Дистрибуторлар складларында зур запаслар бар инде. Россия һәм чит ил җитештерүчеләре үз эшләренең дәвамын раслый. Бүгенге көндә чит илләрдән дарулар китерүне чикләү турында гаризалар яңгырамады, - ди министр.
Михаил Мурашко ведомствоара эшче төркемнең ситуацияне даими режимда тикшереп, медицина челтәрен кирәкле дарулар һәм медицина эшләнмәләре белән тәэмин итүнең тотрыклылыгын тәэмин итү буенча, шул исәптән норматив базага үзгәрешләр кертү хисабына оператив адымнар ясаячагын ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев