Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Миңнеханов җитәкчеләргә янгынга каршы иминлек мәсьәләсен контрольдә тотарга кушты

Президент гадәттән тыш хәлне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында кабул ителгән барлык пунктларны һәм карарларны катгый үтәргә чакырды.

атарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына янгынга каршы иминлек мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга кушты.

«Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, урыннардагы башлыклар. Янгынга каршы чаралар уздырганда бик җитди чаралар кабул итүегезне үтенәм. Бүген куркынычсызлык — иң мөһиме. Без тулы бер торак пунктларның юкка чыгуын күрәбез», — диде ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов.

Президент гадәттән тыш хәлне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында кабул ителгән барлык пунктларны һәм карарларны катгый үтәргә чакырды. 

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ел башыннан Татарстанда янгыннарда йөздән артык кеше үлгән.

 

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев