27 һәм 30 август көннәрендә республикада фотомарафон узачак.
Ул көннәрдә Татарстанда квест узачак, анда һәркем катнаша ала. Квестта җиңү өчен катнашучылар барлык биремнәрне төгәл үтәргә тиеш.
Чара түбәндәге схема буенча үткәрелә: #МойТатарстан фотомарафоны берләшмәсендә «ВКонтакте» социаль челтәрендә турыдан-туры трансляциядә алып баручы биремне игълан итәчәк, ә катнашучылар аны күрсәтелгән вакытта үтәргә тиеш.
Бирелгән вакыт тәмамланганнан соң туры эфирда алып баручы биремне үтәгәннәр арасында призлар уйнатачак.
Хәзерге вакытта чарада катнашу өчен 2 меңнән артык кеше гариза биргән.
Алар #ПрекрасныйТатарстан хештегы астында 7,7 меңнән артык фотография бастырган. Узган атнада беренче урынны Азнакай районыннан Флүн Вилданов алды.
Фотомарафонның төп максаты-Татарстанның кызыклы фотоларын булдыру һәм аларны социаль челтәрләрдә бастырып чыгару.
Нет комментариев