Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәпләргә чит кешеләр керә алмаячак

Русия мәктәпләренә кешеләрне тану системасы кертеләчәк.

Русия Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә яңа технологияләр кертүне дәвам итә.
Чираттагы яңалык балалар хәвефсезлеген кайгырту максатыннан кертелә. Кешеләрне тану системасы аша мәктәпкә читләр үтеп керә алмаячак. Русиянең фән һәм мәгариф министры Ольга Васильева белдерүенчә, укучылар хәвефсезлеге заманча мәктәптә видеоидентификация системасы аша контрольдә тотылачак.
“Яңа система кешене йөзеннән таныячак, ул ышанычлы һәм арзан да булачак. Мондый система булганда, чит кешеләр мәктәпкә үтеп керә алмаячак”, — ди министр.

http://kiziltan.ru

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев