Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Ни өчен кеше йоклаганда үзенең гырлавын ишетми?

Йоклаганда бик каты гырлаучылар еш кына үзләренең бу гамәлләрен танырга теләми. Чөнки алар моны сизми дә, ишетми дә. Ни өчен шулай соң? Нигә мондый кеше төртеп уятканчы гырлавын дәвам итә?

 

 

Галимнәр моны бик җиңел аңлата: йоклаганда безнең баш мие төрле тавышларга һәм яктылыкка гына уяна. Үзенең гырлау тавышы кешене шомландырмый, шуңа күрә ул аны ишетми дә. Тик шулай да кайчак кешенең гырлау тавышы шундый көчле була ки, хәтта ул үз тавышына үзе дә уяна.

Ә ни өчен без гырлыйбыз? Йоклаганда сулыш юлларындагы мускуллар иркенәя, шул сәбәпле, кергән һава агымын каплый һәм һава барыбызга таныш гырлау тавышын барлыкка китерә.

http://yalkyn.com/tejribe/38227/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев