«Нинди тылсымлы туй!» — Чаллыда дельфиннар тренеры никахын үзенчәлекле итеп теркәгән (ФОТО)
ҖӘМГЫЯТЬ

«Нинди тылсымлы туй!» — Чаллыда дельфиннар тренеры никахын үзенчәлекле итеп теркәгән (ФОТО)

Чаллыда бер пар никахларын үзенчәлекле рәвештә теркәгән.

Алексей һәм Лиана Пешковларның бәйрәм тантанасы шәһәр дельфинариенда узган. Чөнки Алексей — дельфиннар тренеры. Сөйгәне белән язылышырга ул үзенең иң якын дуслары — дельфиннар белән бергә йөзеп килгән.

Лиана да дельфинарий хезмәткәре. Борынгы һинд ышанулары буенча, Кама дигән мәхәббәт Алласының иң яраткан хайваны — дельфин булган. Шуңа күрә бу мөлаем җан ияләре гаилә мөнәсәбәтләрендә гармония символы булып санала.
 
Инстачылар яшьләргә бәхет теләгән.  «Бик күңелле итеп үткәрдегез туегызны, сез булдырдыгыз! Ә дельфиннар безне баштанаяк су белән коендырды», «Мәхәббәтегез гомерлек булсын», — дип яза яшь парның дуслары. 

Чыганак

https://tuylar.ru

 


Нет комментариев