Нурлат районында ике кеше янып үлгән
Ут белән саксыз эш итү янгынга китергән һәм анда ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бүген төнге өчләр тирәсендә ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерына Нурлат районының Вишневая Поляна авылындагы Гагарин урамында янгын турында хәбәр килде.
Янгын сүндерүчеләр 58 яшьлек ир-атның һәм 57 яшьлек хатын-кызның мәетен таба.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев