Нурлатта 82 яшьлек кәләш һәм 84 яшьлек кияү кавышты
Нурлат шәһәреЗАГС бүлегендә 2020 нче елда гына түгел, соңгы биш елда да иң олы пар үзенең никахын теркәгән.
Бу хакта районның «Дуслык» газетасы яза.
Яшь парлар сигезенче дистәне ваклый: Таһир Мөхәррәмовка-84 яшь, аның кәләше Минсәрия Гатинага 82 яшь.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Гомәрова кияү белән кәләшне вакыйга белән котлады, никахта яшь билгесенең мөһим күрсәткеч булуын әйтте. Үз сынаулары һәм хаталары белән табылган тормыш тәҗрибәсе еш кына яшькә "кушыла", ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев