Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Организмыгызны салкыннарга әзерләдегезме?

Менә инде җәйнең соңгы ае да тәмамланып килә. Көзге салкыннарга да күп калмады.  

 


“Чананы — җәен, арбаны кышын әзерлә” дигән мәкальдәге кебек, үзебезнең организмны да салкыннарга алдан әзерләргә, ә төгәлрәк әйткәндә, иммунитетны ныгыта торырга кирәк.


Суык тиюләр, грипп, ОРВИ күп очракта көзен, кышын иммунитет көчсез булганлыктан барлыкка килә. Иммун системасы чиргә каршы көрәшә алсын өчен нишләргә кирәк соң?


Салкын тию, гадәттә, төчкергәндә яисә ютәлләгәндә тын-һава юлы аша йога. Шуңа күрә:
* Кулларыгызны сабынлап юыгыз. Көненә берничә тапкыр тозлы су белән танавыгызны чистартыгыз. Аптекада танау юдырыр өчен сатылучы махсус спрейларны да кулланырга мөмкин;


* Лимон белән чәй эчү дә микроб¬ларга һәм салкын тиюгә каршы яхшы көрәшә. Әгәр дә инде сез хәлсезлек, тамагыгыз авыртуын сизә башладыгыз икән, лимон сутын чәйгә сыгып эчәргә киңәш ителә;


* Мәтрүшкәле үлән чәйләре һәм сарымсак та иммунитетны ныгыта. Көненә бер-ике тырнак сарымсак ашап куйсагыз да иммунитетыгыз көчле булачак. Әгәр дә сарымсак исе ошамаса, авызыгызны шул ук лимон салынган су белән чайкатырга була;


* 15-20 тамчы женьшень, эхинацея төнәтмәләре эчсәгез дә була.


Әгәр инде чир сезгә шулай да ябышып өлгерсә, нишләргә?
* Беренче чиратта, тамакны чайкатырга. Шалфей төнәтмәсе – моның өчен иң яхшысы. Шалфейга 0,5 литр кайнар су салып һәм 20 минутка караңгы урынга каплап куярга кирәк. Файдасы күбрәк булсын өчен диңгез тозы салсагыз да була;


* 2-3 сәгать саен танауга алоэ сутын сала аласыз;


* Бөтнек, карлыган яисә аның яф¬рагы, кура җиләге – салкын тигәндә беренче ярдәмчеләр

 

https://kiziltan.ru/

ФОТО: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев