Пенсионер кайда, пенсиясе шунда
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсионер кайда, пенсиясе шунда

Россия Пенсия фонды яңа электрон хезмәт әзерли.

Ул хезмәт эшли башласа, яшәү урынын үзгәрткәндә яки ана капиталыннан айлык түләүләр алу өчен гариза язарга Пенсия фонды бүлегенә килеп вакыт уздырырга кирәк булмаячак.


 Моны интернеттан Пенсия фон­ды­ның махсус сервисы аша шәхси каби­нетка кереп башкарып булачак. Әлеге хезмәт ел азагына кадәр эшләп китәргә тиеш. Белүебезчә, хәзергә кадәр пенсионер кая гына китсә дә, ул хакта Пенсия фонды бүлекчәсенә хәбәр итә. Бу пенсия түләү өчен кирәк. Акчаны территориаль органнар тапшыра.

Кеше вакытлыча гына булса да каядыр күчә икән, димәк, пенсиясе дә үзеннән калмый. Аны яңа яшәү урыны буенча пенсия бүлеге тапшыра. Яңа урында теркәлү, пропискага керү мәҗбүри түгел.

Фәния Арсланова

http://www.vatantat.ru/index.php?pg=1547

ФОТО: pixabay.com


Нет комментариев