Пиротехника кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләре
Петардалар һәм салютлар кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырабыз.
Гади кагыйдәләр:
1. Пиротехник продукцияне балигъ булмаганнарга сату тыела.
2. Хәтта кечкенә генә петарда да зур зыян салырга мөмикн
3. Үз-үзенә генә түгел, кемгәдер башка кешегә дә зыян салырга мөмкин.
4. Йорт эчендә петарда кулланырга ярамый.
5. Петардаларны кешеләр һәм хайваннар ягына ташларга ярамый.
6. Петардаларны йодрыкта кысарга ярамый.
7. Петарда һәм фейерверкны исерек хәлдә кулланырга ярамый.
8. Фейерверкларны кешеләр, машиналар, йортлар ягына җибәрергә ярамый.
9. Фейерверк эшләми икән, аны "ясарга"тырышырга кирәкми.
10. Пиротехника югары янгын куркынычы классына ия.
Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз.
Янгын күзәтчелеге бүлеге
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев