Президент Владимир Путин 2018 елда булачак сайлау хакында
ҖӘМГЫЯТЬ

Президент Владимир Путин 2018 елда булачак сайлау хакында

России Президенты Владимир Путин 2018 елда президент сайлауда үзенең кандидатурасын тәкъдим итү мөмкинлеге булуын, ләкин моны эшләрме-юкмы икәнен белмәвен әйтте. "Әйе, кандидатурамны тәкъдим итү ихтималы бар. Ул гамәлгә ашырылырмы, - әлегә белмим..." - дигән ул ТАССка биргән интервьюсында. "Хәзер ул турыда уйларга кирәкмени? 2014 ел әле төгәлләнмәде, ә сез 2018...

России Президенты Владимир Путин 2018 елда президент сайлауда үзенең кандидатурасын тәкъдим итү мөмкинлеге булуын, ләкин моны эшләрме-юкмы икәнен белмәвен әйтте.
"Әйе, кандидатурамны тәкъдим итү ихтималы бар. Ул гамәлгә ашырылырмы, - әлегә белмим..." - дигән ул ТАССка биргән интервьюсында.
"Хәзер ул турыда уйларга кирәкмени? 2014 ел әле төгәлләнмәде, ә сез 2018 ел турында сөйлисез. Алда әле никадәр вакыт, күпме сулар агасы..." - дип билгеләп үтте Президент.
Путин басым ясап әйткәнчә, аның эшләү вакыты РФ Конституциясе белән чикләнгән. "Төп законда каралган таләпләрнең саклануы мөһим дип саныйм", - диде дәүләт башлыгы бу мәсьәләдә.

путин

Нет комментариев