Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Яңа ел бәйрәменә җылы теләкләрен ирештерә
Кадерле лениногорскилылар! Хөрмәтле шәһәр һәм район кунаклары!
Чын күңелдән иң матур бәйрәм – Яңа ел белән котлыйм. Яңа ел – узган елга нәтиҗәләр ясау һәм яңа башлангычларга планнар кору чоры.
Узып баручы ел безнең барыбыз өчен дә гади ел түгел иде, ул әле дә тормышыбызга җитди сынаулар кертә. Әмма шулай да узып баручы елда булган якты һәм шатлыклы мизгелләрне искә алыйк, кәефләрне төшермик.
Катлаулы эпидемиологик хәлгә карамастан, Лениногорск районы яхшы якка үзгәрә бара. Үзгәрешләр төрле өлкәләрдә күренә: юллар һәм тротуарлар төзелеше һәм ремонты, балалар поликлиникасы капиталь ремонты, балалар бакчалары, рәсем сәнгате мәктәбе ремонты, ФАП, җирле үзидарә бинасы, спорт мәйданчыклары ачылу, янәдән Боз сарае төзелеше башланды, республика программасы буенча “Безнең ишегалды” уңышлы гына эшли, “Мәхәббәт” паркының беренче этабын реконструкцияләү тәмамланды. Бу – барлык хезмәт сөючән һәм талантлы лениногорскилыларның уртак казанышы.
Татарстан җитәкчелеге һәм “Татнефть” җәмгыяте шәһәр һәм район үсешенә зур өлеш кертте. Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында Лениногорск районында бик күп чаралар үткәрелде, алар белән без горурланабыз.
Хөрмәтле шәһәрлеләр һәм авыл халкы! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим. Яңа ел сезнең барлык изге ниятләрегезне тормышка ашырсын, яңа җиңүләр һәм ачышлар елы, шатлыклы ел булсын. Сезгә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын!
Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев