Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәеновның Яңа ел бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Кадерле лениногорскилылар һәм килгән кунаклар!

 

Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, вакыт киеренкелеге, искә ала торган вакыйгалары, куанычлары, күңел дәртен биреп башкарган эшләре белән тагын бер ел тарих булып калачак.

2020 ел җиңелләрдән булмады, ул безнең алга зур сынаулар куеп сынады. Әмма без бергәләп проблемаларны хәл итү юлларын эзләдек, билгеле бер уңышларга ирештек, туганнарыбызның һәм якыннарыбызның иминлеге өчен эшләдек, Лениногорск районының үсеше һәм ныгуы өчен эшләдек. Киләсе елда без ирешелгәннәребезне ныгытып кына калмыйча, бирелгән курсны дәвам итәргә, һәрберебезнең тормышын тагын да уңайлырак итәргә тиешбез.

2020 ел вакыйгалары арасында Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә органнарын сайлаулар үткәрелде, алар алдагы биш елга шәһәребезнең язмышын билгеләде, Татарстан АССРның 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын, Лениногорск шәһәренең 65 еллыгын һәм «Лениногорскнефть»нең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында чаралар оештырылды. Шәһәр үсешенә һәр лениногорскилының хезмәте һәм таланты зур өлеш кертте.

Мин Лениногорск районынадагы фидакарьләрчә  бирелгән һәр кешегә, район үсешенә һәм чәчәк атуына көндәлек өлеш кертүчеләргә, төрле пландагы бурычларны хәл итүдә үз хезмәтләре белән ярдәм итүчеләргә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Бары тик уртак көч белән генә без билгеләнгән барлык кыенлыкларны да җиңеп чыгачакбыз. Безгә барыбыз да иңгә-иң куеп эшләвебезгә ышанам.
Хөрмәтле шәһәрлеләр һәм авыл халкы! 2021 ел һәр йортка, һәр гаиләгә тынычлык, игелек һәм мәхәббәт белән керсен, сезнең барлык хыялларыгызны һәм өметләрегезне акласын! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, рух ныклыгы, тугры дусларыгызның ярдәмен, якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телим.

Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев