Райондагы өлкән яшьтәгеләргә көндәлек тормышта куркынычсызлык кагыйдәләрен белү буенча киңәшләр бирелде
ҖӘМГЫЯТЬ

Райондагы өлкән яшьтәгеләргә көндәлек тормышта куркынычсызлык кагыйдәләрен белү буенча киңәшләр бирелде

«Өлкән яшьтәге гражданның көндәлек тормышында куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру» темасына консультация үткәрелде.

Инструктажны  «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Луиза Ризванова һәм белгеч Екатерина Савенкова районның Үрнәк авылында яшәүче гражданнар белән үткәрделәр. Әлеге чараның максаты: өлкән яшьтәге кешеләрнең көндәлек тормышында куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру.

Әңгәмә барышында белгечләр көнкүрештә куркыныч,хәвеф-хәтәр килеп чыга торган чыганаклар, шулай ук гадәттән тыш хәл килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйләде.

Чара ахырында өлкән яшьтәге гражданнар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча белешмәлекләр алдылар.

 


Нет комментариев