Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районыбызның Тукмак авылында зиратта өмә узды

Районыбызның Тукмак авылы зиратында өмә үтте. Әлеге авылда даими яшәүчеләр аз, күбесе дача тотучылар. Өмәгә аз кеше җыелса да, байтак эш эшләдек.


Тукмак авылының данлыклы үткәне бар. Киләсе елга авылның оешуына 100 ел тула. Монда беренчеләрдән булып Мөхәмәтҗан Гиматов дигән кеше килеп урнашкан. Зур вакыйганы каршы алырга җыенган авыл зираты да чиста, пөхтә һәм төзек булырга тиеш дип саныйм.

Якты дөнья белән хушлашучыларның мәңгелек йорты – зиратка 19 май көнне авылдашлар җыелды. Алар ел саен булыша. Наилә һәм Таң Сафиннар, Фаил Идиятуллин, Илшат һәм Ринат Могыйновлар, Люция, Нәҗибә, Мидхәт, Фәрхәт, Ильяс, Тахир, Зөфәр, Галия, Розалия, Әнисә, Гөлүсә, Зөлфирә апа, Гөлфия – барысы бергәләп, чистартуга өлешләрен кертте. Бик зур рәхмәт яусын аларга, игелекле эшләре меңе белән әйләнеп кайтсын.

Тик зиратта җыештыру эшләре төгәлләнмәде әле. 2 июнь көнне тагын җыелачакбыз. Шунлыктан, башкаларны да чакырабыз өмәгә, читтә яшәүчеләр дә кайтсын иде. Бу белдерү хакында белгәннәргә дә хәбәр итүегез сорала. Өмә иртәнге сәгать  8дә башланачак. Бергәләп чистартыйк.


Нәҗибә Хисамиева.

Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев